Төзүчеләр көнен бәйрәм итү яр буе паркы мәйданында Яр Чаллы шәһәре төзелешенә багышланган фотокүргәзмәдән башланды. Бәйрәм кунаклары ярты миллионлы шәһәр һәм «КАМАЗ» автогиганты төзелешенең тарихи кадрлары белән таныша алды.
Бәйрәм уңаеннан зур масштаблы театральләштерелгән тамаша оештырылган. Театральләштерелгән тамаша барышында шәһәрнең беренче төзүчеләрен, аларның варисларын, төзүчеләрне хөрмәтләделәр.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәхнәдән Чаллы халкына һәм шәһәр кунакларына котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
"Чаллы төзүчеләре үз алдына зур максатлар куя һәм аларны тормышка ашыра. Моның мисаллары - Чулман проспектындагы рус драма театры төзелеше, 69 нчы комплекстагы иң зур мәктәп, яңартылган юллар, яңа микрорайоннар.
Бүген әлеге сәхнәдән шәһәрнең киләсе төзелеш компанияләре хезмәткәрләрен билгеләп үтәсем килә: "Домкор", "Профит", "Талан", "Евростиль", "Комфортное жилье", "Стройтраст" һәм башкалар», – дип билгеләп үтте ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 август 2022, 17:42