Хезмәткә яраксыз гражданнарны караган өчен хезмәткә яраклы эшләүче кеше хезмәте өчен компенсацион түләү рәсмиләштерә ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.
Тәрбиягә алынган гражданның категориясенә карап, компенсацион яисә айлык түләү билгеләнә.
Хезмәткә яраксыз кешене караган эшләүче гражданнарга компенсацион түләү.
Хезмәткә яраксыз гражданны (1 төркем инвалид - тумыштан 1 төркем инвалидлардан башка - дәвалау учреждениясе күрсәтмәсе буенча чит кеше ярдәменә мохтаҗ дип табылган яки 80 яшьтән узган өлкәннәр) караган өчен компенсацион түләү билгеләнә. Бу очракта аларның бер гаилә членнары булу-булмавы, бергә яшәү-яшәмәүләре искә алынмый.
Компенсацион түләү аена 1200 сум тәшкил итә. Акча хезмәткә яраксыз гражданның пенсиясенә өстәп түләнә.
Инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучыларга айлык түләү.
Айлык түләү 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яисә тумыштан 1 төркем инвалидны караучы әти-әниләргә (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) билгеләнә.
Компенсацион һәм айлык түләү хезмәткә яраклы эшләүче кешегә хезмәткә яраксыз кешене караган чорда карауга алган һәр гражданин өчен билгеләнә. Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучыларның компенсацион яисә айлык түләү алуга хокуклары юк, чөнки бу категориягә караган гражданнар хезмәт хакы яисә башка керемне компенсацияләү хисабына социаль ярдәм алалар.
Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән узган яисә 1 төркем тнвалидларны караган өчен компенсация алу хокукы югала, чөнки компенсация эшкә сәләтле эшләмәүче кешеләргә генә түләнә. Әгәр ике түләү параллель рәвештә алып барылса, караучы кешегә артык алынган акчаны Пенсия фондына кире кайтарырга туры киләчәк.
“Үзмәшгүль” буларак теркәлгән кеше мәҗбүри пенсион иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән очракта 80 яшьтән узган өлкәннәрне яки 1 төркем инвалидны караган өчен компенсация алу хокукын югалтмый.
Үзенең эшкә урнашуы хакында караучы кеше 5 көн эчендә Пенсия фонды Идарәсенә килеп яисә Пенсия фонды сайтындагы аша хәбхр итәргә тиеш. Хезмәт эшчәнлеген туктату турында да Шәхси кабинет шул ук юл белән хәбәр ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 август 2022, 10:51