Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүгә аерым контрольгә алуны йөкләде: "1 сентябрьдә 70 меңгә якын бала мәктәпләргә, 100 меңнән артык бала балалар бакчаларына киләчәк. 15 августтан барыгызга да җиң сызганып, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүнең соңгы этабына керешергә кирәк. Бу җылылык кабул итүгә дә кагыла. Мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре җитәкчеләренең игътибарына юнәлтәм. Беренче чиратта, стационарларга, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирәбез. Без гадәттә 10 сентябрьдә җылылык бирә башлыйбыз. Барлык кимчелекләрне дә минус 30да түгел, +30 булганда чишәргә кирәк. Бу безнең муниципаль хуҗалык. Тормыш тәэмин итү объектларын әзерләүгә барлык акчалар да бүлеп бирелгән. Барысын да игътибар белән карарга кирәк", - дип билгеләде мэр.

Дүшәмбе, 8 август 2022, 09:02