«Домкор Индустрия» предприятиесенең юбилее уңаеннан тантаналы чара «Энергетик»мәдәният сараенда узды. Анда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
««Бүген ярты миллионлык шәһәребездә зур бәйрәм. Без легендар предприятиенең юбилеен билгеләп үтәбез. Ул ничек кенә аталмасын: КПД-240, ДСК, «Домкор Индустрия», 50 ел дәвамында коллектив кешеләрнең уңайлы шартларда яшәү өчен көч һәм хезмәт куя.
Кайвакыт Яр Чаллыны – автомобиль төзүчеләр шәһәре дип әйтәләр, тик башта төзүчеләр, аннары автомобиль төзүчеләр барлыкка килгән. Төзүчеләрдән башка завод, торак, социаль-мәдәни инфраструктура объектлары: мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары булмас иде. Бу объектларның барысына да «Домкор Индустрия» коллективы үз өлешен кертте», - диде шәһәр мэры.
Хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 5 август 2022, 17:41