Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында катнашучы Александр Сергеевич Лапаев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды. 

 Александр Сергеевич Татарстанның Тәтеш районы Починок-Ново-Льяшево авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген туган авылында төрле эшләрдә башлаган. 1944 елның 19 октябреннән Совет Армиясе сафларына алына. 1945 елның гыйнварында гамәлдәге армиягә җибәрелә. Ленинград өлкәсендә Кызыл Тауда корал командиры булып хезмәт итә. 1951 елда хезмәтен тәмамлый һәм Яшел Үзән шәһәренә күченеп килә, анда кичке мәктәптә укый һәм суднолар төзү заводында эшли. 1959 елда Самарканд шәһәренә күченеп китә, анда тимер юлда эшли. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумын тәмамлый. 1962 елда өйләнә. 1968 елда гаиләсе белән Нурлат шәһәренә күченеп килә. «Нефтеразведка» предприятиесендә Дизелист вазыйфасында эшли. 

1973 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Александр Сергеевич "Металлоконструкцияләр" заводында эшли. 

Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Григорьевна Исаева да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТОС рәисе Сергей Хохлов котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Елизавета Григорьевна ТАССРның Тукай районы Кырныш авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Степанович Исаевка кияүгә чыга. 1967 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Елизавета Григорьевна силикат кирпеч заводында эшли. Ире белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыклары бар. Елизавета Григорьевна Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 2 август 2022, 09:09