Мы в социальных сетях

7 августта Яр Чаллыга Timerman Кама ярыммарафонына 1000нән артык катнашучы киләчәк. Массакүләм спорт чарасы турында атналык матбугат конференциясе барышында Timerman спорт хәрәкәтен оештыручы Вадим Янгиров сөйләде.

Гадәттәгечә, йөгерүчеләргә 3, 10 һәм 21 километрлы дистанцияләр тәкъдим ителәчәк. Быел оештыручылар корпоратив йөгерешкә игътибар бирәчәк.

«Яр Чаллыда бик күп компанияләр тупланган, алар спорт чараларында катнашырга теләк белдерә. Шуңа күрә без моңа төп басым ясыйбыз. Әлбәттә, бездә дистанцияләрдә югары стандартлар каралган, өстәмә су пунктлары һәм туклану нокталары куелачак, чөнки эссе һава көтелә», – дип хәбәр итте Вадим Янгиров.

Сәгать 9:00да 10 һәм 21 км дистанцияләрдә узышлар старт ала.

12:10 сәгатьтә өч яшьтән 10 яшькә кадәр балалар йөгереше башлана. Баланың яшенә карап 300 һәм 600 метр дистанцияләр каралган.

13: 00 сәгатьтә 3 км дистанциягә старт биреләчәк.

Узган елдагы кебек үк, старт һәм финиш «КАМАЗ» стадионында «Җиңү» футбол манежы янында узачак. Шунда ук старт пакетлары да биреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 28 июль 2022, 11:06