Хөрмәтле офицерлар, мичманнар һәм матрослар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!
Хәрби-Диңгез Флоты һәрвакыт батырлык һәм хәрби көч, Ватанга тугрылык символы булып тора. Бу бәйрәм язмышлары диңгез белән бәйләнгән меңләгән чаллылыларга кадерле.
Дистә еллар дәвамында безнең шәһәр егетләре Кара диңгез флотына хезмәт итәргә китә. Аларның күбесе хәрби хезмәтен «Яр Чаллы» ракета катерында уза. Үсеп килүче буын өчен бу чын мәгънәдә батырлык үрнәге.
Ел саен Яр Чаллы делегациясе Кара диңгез флотының хәрби хезмәткәрләрен Севастопольдә тәбрикли. Чаллы егетләре үзләренә йөкләнгән вазыйфаларны лаеклы башкаралар, осталыкларын һәм диңгез белемен камилләштерәләр һәм Россия дәүләт мәнфәгатьләрен яклау һәм аның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча намус белән хезмәт итәләр.
Безнең матросларыбызга илебезнең оборона сәләтен ныгытуда, Россия Федерациясенең хәрби куәтен арттыруда, шулай ук бүген Россия флотының данлы тарихын дәвам итүче һәркемгә сәламәтлек, Бөек державабыз хакына эшебездә уңышлар телим!
Н. Г. Мәһдиев, Чаллы шәһәре мэрыПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 31 июль 2022, 07:13