Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәре делегациясе  БезБергә (МЫВМЕСТЕ) халыкара премиясе кысаларыда проектлар яклауда катнаша. Шәһәрдән барлыгы конкурска "Волонтерлар" юнәлешендә 28, Коммерцияле булмаган оешмалар арасыннан җиде гариза, Бизнес юнәлеше буенча дүрт гариза сайлап алынган.

#МЫВМЕСТЕ – кешеләргә ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проектларга ярдәм итү буенча халыкара Премия. Лауреатлар үз инициативаларын үстерүгә 3,5 млн сумга кадәр грантлар алачак. Конкурста катнашу өчен илнең төрле төбәкләреннән 31 меңнән артык проект тәкъдим ителде. 

Казанда региональ этап 2022 елның 11 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе субъекты территориясендә иң яхшы практикаларны, проектларны һәм инициативаларны ачыклау максатында уза.

Экспертлар җирле хакимият органнары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм волонтерлык хәрәкәтләре лидерлары, шулай ук Президент грантлары фонды вәкилләре булачак. Алар этап җиңүчеләрен һәм премиянең ярымфиналистларын билгеләячәк.

Дүшәмбе, 18 июль 2022, 10:38