Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 17 682 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 3 367,7 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 18% ка кимрәк.
«Узган атна белән чагыштырганда авырулар санының кимүе күзәтелә. Бу атнада 18 очрак теркәлде, узган атнада 40 очрак булды", - дип хәбәр итте кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина.
Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Беренче компонентны 298 472, икенче компонентны 229 557 кеше ясаткан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 18 июль 2022, 08:22