Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган пляж волейболы турниры 4 июльдән 13 июльгә кадәр эшләүче яшьләр Спартакиадасы кысаларында узды. Уеннар шәһәрнең иҗтимагый киңлекләренең ике волейбол мәйданчыгында, Табеев һәм Г. Тукай яр буйларында узды. Турнирда 12 хатын-кыз һәм 20 ир-ат командасы катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: ирләр лигасында чемпион һәм күчмә кубокка икенче ел рәттән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы командасы ия булды, икенче урында «Ремдизель» командасы һәм өченче урында - «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге командасы.

Хатын-кызлар арсында җиңүне «ТЭМПО» командасы яулады, икенче урында «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге командасы һәм призерлар өчлеген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ командасы йомгаклады.

Пәнҗешәмбе, 14 июль 2022, 15:28