Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 69 нчы комплекстагы яңа мәктәп төзелеш мәйданчыгында булды. Объектта Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясенең 350ләп белгече эшли. Эшләр план буенча бара дип билгеләп үтте мэр.
«Евростиль» компаниясе дизайнеры Елена Сафиуллина мәктәп бизәлешендә нинди төсләр кулланылачагын күрсәтте. Биредә лимон, кызгылт, зәңгәр, графит төсләренә өстенлек биреләчәк.
«Мәктәп бик зур, аның бәясе 2 млрд 400 млн сумнан артык, бары тик 500 млн сумнан артык җиһаз гына. Бу шәһәрдәге иң зур мәктәп. Узган ел биредә балалар бакчасы төзелде, микрорайонда яңа юллар салынды. Алга таба да төзекләндерү эшләре алып барылачак. Хәзер биредә социаль ипотека буенча яңа йортлар төзелә, шуңа күрә монда мәктәп бик кирәк. Эшләр план буенча бара, 1нче сентябрьгә шәһәрдәге иң зур мәктәпне файдалануга тапшырачагыбызга шик юк», - диде Наил Мәһдиев.
Мәктәптә ике бассейн булачак.
Актлар залында заманча җиһазлар белән сәхнәне монтажлау бара, зал 780 урынга исәпләнгән.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм федераль хакимият ярдәме белән Яр Чаллыда соңгы елларда инде җиде мәктәп файдалануга тапшырылды, аларның алтысын «Евростиль» компаниясе төзеде. Планда - 34 комплекста 1501 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 14 июль 2022, 16:04