Имтихан нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда 45 чыгарылыш сыйныф укучысы иң югары балл алды – 100 балл (рус теле – 19, математика – 4, химия – 8, әдәбият – 6, җәмгыять белеме – 4, инглиз теле – 1, биология – 3).
Моннан тыш, дүрт укучы имтиханда 200 балл җыйды. Бу 26 нчы гимназияне тәмамлаган Альбина Сәйфуллина (химия һәм рус теле), 76 нчы гимназияне тәмамлаган Эльвира Хәйретдинова (әдәбият һәм инглиз теле буенча), 78 нче лицейны тәмамлаган Гөлнара Гәрәева (химия һәм биология буенча) һәм узган ел 46 нчы мәктәпне тәмамлаган Яна Калачик (рус теле һәм әдәбияты).
«Бу сезнең олы тормышка беренче имтиханыгыз иде. Тырышлыгыгыз, укытучыларыгыз ярдәме белән сез барысыннан да яхшырак нәтиҗә күрсәтә алдыгыз. Бу бик зур хезмәт һәм, һичшиксез, шуңа күрә бүген сезнең башкаларныкына караганда конкурентлы өстенлегегез бар. Әлеге югары нәтиҗәләр сезнең алда зур мөмкинлекләр ача», – диде Наил Мәһдиев, чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап.
Мэр югары укучыларны имтиханга әзерләгән укытучыларга аерым рәхмәт белдерде.
76 нчы гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Антон Ермаков чыгыш ясады. Аның классында да йөз балл җыйган укучылар бар. «Бу ел минем һөнәри тормышымда иң әһәмиятле елларның берсе булды, бу минем беренче чыгарылыш, - дип уртаклашты ул. - Балаларны зур киләчәк көтә. Берничә елдан соң аларны үз туган шәһәренә кайткан талантлы яшьләр арасында күрергә өметләнәм".
Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләделәр. 100 балл җыючыларга мэр тарафыннан 10 мең сум, ә 200 балл җыйган укучыларга 20 мең сум акчалата премия тапшырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июль 2022, 15:22