Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Александровна Михайловская 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы Хакимияте Башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алсу Хамматова тапшырды.
Анна Александровна ТАССРның Минзәлә районы Коноваловка авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын, аннан Минзәлә медицина училищесын тәмамлый. Сугыш елларында фельдшер-акушерлык пунктында эшли. 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Григорьевич Михайловскийга кияүгә чыга. 1966 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Александровна Тукай үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли.
Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июль 2022, 14:45