Яшь Ленинчылар бульварында "Гаилә - сәламәтлек нигезе" дигән гаилә фестивале узды. Яр Чаллы шәһәре мэры исеменнән сәламләү сүзе белән Автозавод район Хакимияте Башлыгы Винер Харисов мөрәҗәгать итте. Ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм бу көннең дәүләт дәрәҗәсендә 2008 елдан бирле билгеләп үтелүен, бәйрәмнең популярлашуын билгеләп үтте.
Концерт программасы белән «Орион» яшьләр үзәге коллективлары чыгыш ясады. Биредә кызыклы мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар, клоуннар, акробатик трюклар, понида шуу оештырылды. Уеннар һәм конкурслар, татлы призлар кунакларга кәефне күтәрде.
Шул ук вакытта Боровецкий чишмәсе территориясендә Боровецкий бульварында бәйрәм кунакларын «Родник» Халыклар дуслыгы йорты һәм «Чаллы рус җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы иҗат коллективлары һәм солистлары үз чыгышлары белән сөендерде. Бәйрәм программасында «23 комплекс», «Радуга» (24 комплекс), «Светлый» (25 комплекс), «Солнечный» (46 комплекс), «Импульс» (47 комплекс), «48 комплекс», «50 комплекс»территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре тарафыннан оештырылган гаилә парларын хөрмәтләү булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июль 2022, 13:44