2021/22 уку елында шәһәрдә мәктәпне 5 203 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2 137 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады.
Мәгариф идарәсе Башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр иткәнчә, 241 тугызынчы сыйныфны тәмамлаган укучы аттестат алган. Егерме мәктәптә (№№26, 78, 57, 76, 77, 79, 84, 61, 54, 56, 60, 42, 52, 39, 53, 18, 2, 41, 30) мәҗбүри фәннәр буенча уртача билге (рус теле һәм математика) - "дүртле" һәм аннан да югары.

Унберенче сыйныфны тәмамлаган 226 укучы кызыл аттестат алган.
45 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханында иң югары балл – 100 балл алды (рус теле – 19, математика – 4, химия – 8, әдәбият - 6, җәмгыять белеме - 4, Инглиз теле -1, биология -3). 45 укучының 17се гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының 28,8% ы имтиханнарда 80-100 балл җыйды, аларның күбесе түбәндәге мәктәп укучылары: №№26, 76, 57, 78, 77, 61, 35, 60, 79, 7, 58, 40, 50, 19).
Шәһәр буенча уртача баллдан югарырак нәтиҗәләрне № 76, 77, 26, 78, 35, 46, 19, 61, 50, 30, 57, 34, 58, 32, 60, 56 нчы мәктәп укучылары күрсәтте.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең педагогик коллективларына укучылар белән зур эш алып барганнары өчен рәхмәт белдерде. «Бу кеше тормышында беренче олы имтихан, - дип билгеләп үтте ул. – Беренче сыйныфта барысы да бер үк шартларда була. Әмма яхшырак укыган кеше тормышта уңышлы булу, яхшы белгечлек алу мөмкинлеге ала. Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре дә моны исбатлый».
Бүген шәһәр хакиме имтиханнардаиң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәп укучылары белән очрашачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июль 2022, 09:28