Хәзерге вакытта «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 38 резидент теркәлгән. Компанияләр тарафыннан 23 млрд сум инвестицияләнгән, 6 526 яңа эш урыны булдырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
«2021 ел нәтиҗәләре буенча «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары кереме 58,8 млрд сум тәшкил итте, бу 2020 елга караганда 67% ка артык. 32 резидент-предприятие буенча арту күзәтелә. Безнең резидентлар өлеше республиканың ТОСЭР резидентлары кеременең гомуми күләмендә 82% тәшкил итә. 2021 елда резидентларның гомуми чиста табышы 6,8 млрд сум тәшкил итте, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 3 тапкыр артыграк», - дип хәбәр итте ул.
Елдан-ел яңа җитештерүләр саны арта бара. Шулай итеп, 2022 елның апрелендә яңа резидент – «Металлист» компаниясе теркәлгән, ул сэндвич-панельләр һәм металлоконструкцияләр җитештерү белән шөгыльләнә. Соңгы елда табышлы резидентларның гомуми саны тагын 10га артты. Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшмәкәрләр өчен барлык шартлар тудырылган. Резидентларга табышка, оешмалар милкенә салым һәм җир салымы буенча преференцияләр бирелә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, «Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе Россиядә һәм Татарстанда иң эреләрнең берсе: "Әлеге инструмент ярдәмендә бер ел эчендә без хезмәткәрләр саны буенча тагын бер предприятие төзи алдык. Бу шәһәргә, республикага, илгә отышлы. "КАМАЗ" заводы белән беррәттән без башка бизнес төрләрен дә үстерәбез. Чаллы югары технологияле продукция: телевизорлар, суыткычлар, космос тармагында продукция чыгара ала, һәм болар барысы да дөньякүләм сыйфатка ия. Бурыч - алга таба эшләү. Кризис - яңа мөмкинлекләр вакыты, ә шәһәрнең мөмкинлекләре бар, шул исәптән акыллы, креатив чаллылылар да. 2026 елга кадәр эшне көчәйтү, яңа заводлар төзү мөһим, хезмәт базарында яхшы конкуренция булдыру өчен вакыт җитәрлек", - дип билгеләп үтте ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 12 июль 2022, 09:13