Мы в социальных сетях

Президент Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Юлия Борисовна Иванованы юбилее белән котладылар. 

Ветеранны Үзәк район хакимияте, шәһәр Советы депутаты Ринат Алимбеков, «Паритет» идарәче компаниясе вәкилләре, шулай ук 43 комплексның ТОС рәисе Надежда Сухарева котладылар. 

Юлия Борисовна Удмуртия Республикасының Вильтгурт авылында туган, хәзер ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы Вильтгурт колхозында эшли. 2002 елда Яр Чаллы шәһәренә  күченеп килә. Юлия Борисовна өч бала тәрбияләп үстергән, аның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. 

Ветеран «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 11 июль 2022, 15:52