Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул Аллах йортын төзүдә ярдәм итүче меценатлар белән очрашты. Ул аларга төзелешкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Наил Мәһдиев Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән берлектә мәчетнең булачак биналарын карады, аннары мәчетнең булачак залында бәйрәм намазы укылды.
Намазда шәһәрнең алдынгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Проект буенча объект дүрт манара һәм биш гөмбәзле бинадан гыйбарәт. Мәчет бер үк вакытта 3 200 кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданда дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын кешене сыйдыра алачак.
Шәһәрнең төзелеш оешмалары тимер бетон, арматура һәм башка төзелеш материаллары белән тәэмин итә. Бу - «Домкор», «Мегаполис», «ТЭМПО» компанияләре. Шулай ук берничә эре эшмәкәрләр мәчет төзүне дәвам итү өчен акча бүлеп бирә.
"Төзелештә бөтен шәһәр, бөтен кеше булыша, - дип уртаклашты Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин. - Әгәр дә шулай дәвам итсәк, мәчетләр дә, калганы да булачак".
Намаздан соң бәйрәм уңаеннан төшке аш булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 11 июль 2022, 16:43