Бүген Үзәк район Башлыгы Эдуард Фәттахов «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру кысаларында 17/10 йортта яшәүчеләр белән очрашты. Очрашуда шулай ук Үзәк район администрациясе, «17 комплекс» ТИҮ, «Ремжилстрой» идарә компаниясе вәкилләре, юл эшләре буенча проектлаучылар һәм подрядчылар катнашты.
Биредә яшәүчеләр белән машиналар йөрү өлешен киңәйтү, уен мәйданчыгын планлаштыру, машина урыннары санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 июль 2022, 14:14