Мәдәният идарәсе Башлыгы Румил Кәрәмиев шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җәй көне үтәчәк чаралар турында сөйләде.
14 июльдә Җиңү паркында «Питрау» бәйрәме узачак.
28 июль көнне ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында «Җырлы, гармунлы, корайлы җәй» музыкаль программасы узачак. Бу - «Энергетик»мәдәният сараеның традицион программасы. Концертта шәһәрнең танылган курайчылары һәм гармунчылары катнашачак.
Июль аенда шәһәрнең яшьләр үзәкләре тарафыннан лекторийлар, «Коверник» акустик кичәсе, ачык һавада «Яшьләр урамы» концерты, "Чаллы Нефестивале", һәм башка мәдәни чаралар әзерләнә.
"Виктор Цойны искә алу көненә багышланган рок фестивале 4 августта Азатлык мәйданында узачак. Чарада шәһәребезнең иң яхшы музыкантлары чыгыш ясаячак. Моннан тыш, август аенда безне зур күләмле чаралар - Төзүчеләр көне һәм Татарстан Республикасы көне, шәһәр көне көтә", - дип билгеләде Румил Кәрәмиев.
URBANTATAR берләшмәсе белән берлектә август аенда беренче Яңа Татар фестивале үткәрү планлаштырыла.
Бу атнада Азатлык мәйданында ачык һавада кино күрсәтү башланачак. Бу шимбәдә, 9 июльдә, тамашачыларга Валентин Гафт белән «Если враг не сдается... " дигән хәрби драма күрсәтәчәкләр.
Кино күрсәтү атна саен оештырылачак һәм август аенда ел саен үткәрелә торган зур Бөтенроссия урам киносы фестивале белән тәмамланачак.
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, чаллылыларны җәмәгать киңлекләренә чакыралар. Тематик концертлар Җиңү паркында 10: 00 сәгатьтә старт алды һәм шәһәрнең барлык районнарында оештырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 8 июль 2022, 11:04