Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 8 июльдә көндез һәм кич белән яшен көтелә. Көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан 3-8, көндез һәм кич урыны белән секундына 13 метрга кадәр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы +10..+14 градус, максималь һава температурасы көндез +27..+31 градус.

Пәнҗешәмбе, 7 июль 2022, 16:43