Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллының биш гаиләсе Дәүләт бүләгенә - "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды. Гаиләләрне котлау тантаналар сараенда узды. Чакырылган кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде:
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бер-береңә карата җылы мөнәсәбәт, үзара килешеп, аңлашып яшәүне чагылдырган бу көн Яр Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр өчен аеруча кадерле. Автомобиль заводы барлыкка килгән, шәһәр төзелгән чорда эшләгән егет-кызлар үзләренең тиң ярларын да биредә табып, шушында гаилә коралар. Яшәр өчен шартлар булмаган авыр вакытларны бергә үткәреп, үз куллары белән төзегән шәһәрдә төпләнеп кала. Ул гаиләләрнең, хезмәт династияләренең мәхәббәтләре, эш сөючән булулары, тырышлыклары барчабыз өчен дә соклануга лаек. Хезмәт сөючән, гаилә җанлы, бер-берегезгә карата җылы мөнәсәбәттә булуыгыщ белән дә үрнәк булып торасыз. Бүген безнең төзек, тыныч шәһәрдә тату гомер итәбез икән бу - сезнең тырышлык, сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Сез төзегән нык нигезле шәһәребез - ышанычлы тормышыбызның асылы», - диде мэр.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Наил Заһидулла улы һәм Элиса Әзһәр кызы Гайнуллиннар гаиләсенә тапшырылды. Быел Гайнуллиннар гаиләсе бергә яшәүләренең 45 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Алар - педагогик хезмәт осталары. Наил Заһидулла улы -Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре. Элиса Әзһәр кызы яшь чаллылыларның талантларын ачу белән шөгыльләнде. Гайнуллиннар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә Александр Сергеевич һәм София Хөснулла кызы Киселевлар гаиләсе лаек булды. Алар үз язмышларын КАМАЗ белән бәйләгән һәм бүгенге көнгә кадәр үз эшләренә тугры булып кала. 40 елга якын ир белән хатын двигательләр заводының бер цехында хезмәт куя. Гаилә ике бала тәрбияләп устергән.
Александр Николаевич һәм Диләрә Муллануровна Сергеевлар гаиләсе юыед алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәчәкләр. Алар икесе дә хезмәт ветераннары, озак еллар КАМАЗның Кою заводында хезмәт куйдылар. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүген алты оныгының уңышларына куанып яшиләр.
Соловьевлар Николай Николаевич һәм Галина Владимировна гаиләсе – медицина тармагы вәкилләре. Николай Николаевич 30 елдан артык ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире булып эшли, Татарстан Республикасының атказанган табибы. Галина Владимировна Татарстан Республикасының Атказанган табибы, 5 нче шәһәр хастаханәсенең реаниматолог-анестезиологы.
«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Илгиз Тимершәех улы һәм Сания Малик кызы Закировлар гаиләсе бүләкләнде. Илгиз Тимершәех улы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, популяр татар композиторы, баянчы, 300дән артык җыр авторы. Сания Маликовна - талантлы педагог, мәгариф тармагы ветераны, 40 елга якын Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә укытучы булып эшли.
Яр Чаллыда «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләрен 2009 нчы елдан башлап тапшыралар. Бу вакыт эчендә 96 гаилә бүләккә лаек булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 7 июль 2022, 13:44