Мы в социальных сетях

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында пляж волейболы буенча турнир 4 июльдә «Sundale» пляж клубында старт алачак. Ачылу тантанасы 18:00 сәгатьтә булачак.

Эшче яшьләр арасында XXI Спартакиада партия проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе ярдәме белән үткәрелә. Оештыручылар: Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, ТР Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе, Яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Заман» яшьләр үзәге. 

Турнир параллель рәвештә ике лигада – ирләр һәм хатын-кызлар арасында үткәрелә. 32 эшче яшьләр командасы катнаша: 20 ир-ат һәм 12 хатын-кыз командалары. Уеннар эш көннәрендә 18:00 сәгатьтә ике локациядә узачак: «Sundale» пляж клубы һәм Г. Тукай исемендәге яр буе пляжы. 

Өстәмә мәгълүмат «Заман» яшьләр үзәге телефоны буенча: 57-08-70. 

Җомга, 1 июль 2022, 15:10