Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Пелагея Кузьминична Лухманова юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Самат Нуруллин, шулай ук 16 комплексның Ветераннар Советы рәисе Валентина Сочнева котладылар.

Новосибирск өлкәсе Аполиха авылында туган Пелагея Кузьминична үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1945 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Новосибирск өлкәсенең Купино шәһәренә күчеп китә, анда лаеклы ялга чыкканчы газ хуҗалыгында кладовщик булып эшли. 1990 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә.

Пелагея Кузьминична 3 бала тәрбияләп үстергән, 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Вера Константиновна Кулакова юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе вәкиле котлады.

Башкортстан Республикасының Петропавловка авылында туган Вера Константиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылында эшли. Сугыштан соң Стәрлетамакка күчеп китә, анда икмәк комбинатында эшли. 1969 елда гаиләсе белән Казахстанга күчеп китә, мебель фабрикасында эшли. 1971 елда гаиләсе белән Адыгея Республикасының Майкоп шәһәренә күченә, фабрикада хезмәт куя.

1973 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күчеп килә, лаеклы ялга чыкканчы КАМАЗ ААҖның Автомобиль җыю заводында мастер булып эшли.

Вера Константиновна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 1 июль 2022, 09:50