Җомга, 4 июль 2025 / рус тат / обычная версия

29 июньдә Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру узды. Яр Чаллының 14 гаиләсе сертификатка ия булды.

Тантаналы чарада “ЗАГС идарәсе” башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты ата-аналардан башка проактив режимда рәсмиләштерелә.

Хәзер электрон сертификат рәсми рәвештә «Дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы булган затларның федераль регистрыннан өземтә» дип атала.

Белгечләр сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерәләр һәм әти-әнинең «Шәхси кабинет»ына фондның сайтына һәм Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталына юллыйлар. Шуннан соң «Шәхси кабинет» аша акча белән эш итү турында гариза бирергә һәм аларның калдыгын контрольдә тотарга мөмкин. Шулай итеп, гаиләнең, территориаль офиска мөрәҗәгать итмичә, бала туганнан соң ук ана капиталы белән эш итү мөмкинлеге туа.  

Игътибар итегез, ана капиталы суммасы ел саен индексацияләнә.

Әйтик, 2022 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы 40 646 сумга арткан һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә.

Ике бала да 2020 елдан соң туган очракта, бирелә торган арттырылган ана капиталы күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга арткан һәм 693 144,1 сум тәшкил итә. Хәтта сертификатта элеккеге акча күләме күрсәтелсә дә, индексацияне исәпкә алып, бөтен сумма белән эш итәргә мөмкин.

Дәүләт хезмәтләрендә «Ана капиталы калдыгы турында өземтә» бүлегендә акчаларның калган өлешен белергә мөмкин, җавап берничә минуттан соң цифрлы имза салынган электрон документ рәвешендә киләчәк. Мондый өземтәдә, акчаларны индексацияләүне һәм сарыф итүне исәпкә алып, ана (гаилә) капиталының калдыгы турында барлык актуаль мәгълүмат тәкъдим ителә. Сертификатның үзендә бирелгән башлангыч сумма чагылган. Әммә өземтәдә күрсәтелгән соңгы суммадан файдаланырга була.  

Мондый өземтә кайда кирәк булырга мөмкин? Беренчедән, ипотека өчен никадәр акчаны кулланырга булуын яки нинди сумма инде айлык түләүләр өчен файдаланылганлыгын  беләр өчен. Икенчедән, кредит учреждениесендә (банкта) гаилә ипотека рәсмиләштерергә җыенса гына.

Яр Чаллыда 55 меңнән артык гаилә ана (гаилә) капиталы сертификатына ия.

Пәнҗешәмбе, 30 июнь 2022, 13:29