RAEX (РАЭКС-Аналитика) рейтинг агентлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларының көндәшлеккә сәләтлеге буенча топ-100 мәктәп рейтингын эшләп чыгарды. Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе арасында – Татарстан Республикасының алты мәктәбе, шул исәптән Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе.
Шулай ук RAEX аналитика рейтинг агентлыгы 2021 елда Россиянең алдынгы югары уку йортларына укырга кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре рейтингын бастырып чыгарды. Алар арасында Яр Чаллыдан А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей, 26 нчы гимназия, 77 нче гимназия.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 29 июнь 2022, 15:48