Мы в социальных сетях

Бүген Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган 22 яшьлек Илдар Садриев белән хушлаштылар. Герой белән хушлашу Тукай районының Татарстан поселогында узды. Матәм митингында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин катнашты.

Илдар Садриев Яр Чаллыда туган, урта махсус белем алган, В.Д. Поташов исемендәге техник көллияттә «Механик эшкәртүдә станоклар һәм җайланмаларны көйләүче» белгечлеге буенча укыган. 2020 елның сентябрендә контракт буенча хезмәткә китә.

«Безнең каһарманыбыз Илдар Яр Чаллыда туган, үскән һәм укыган. Аның гомере бик кыска булып чыга, әмма ул сугышчы бурычларын ахырына кадәр үти. Илдар Ватан, республикабызның күпмилләтле халкы һәм илебез халкы хакына хезмәт итте. Әлбәттә, кораллы көчләр сафларында хезмәт итүнең кукынычын барыбыз да аңлыйбыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, безнең каһарманыбыз, сугышчыбыз», - диде Наил Мәһдиев матәм митингында.   

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен Пенсия фондының төбәк бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җиткерде.

Матәм митингы вакытында доганы Яр Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин укыды.

Чәршәмбе, 29 июнь 2022, 13:03