Җомга, 4 июль 2025 / рус тат / обычная версия

Юлларны ремонтлау буенча эшләрнең ничек баруы турында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Күпер төзелеше белән бергә Гостев урамын реконструкцияләү 66,5%ка башкарылган. Исегезгә төшерәбез, объектта эшләр 2021 елда «Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча башланган иде.

«Әлеге автомобиль юлы һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтеләчәк, ике яктан да җәяүлеләр тротуарлары төзекләндереләчәк, һәм элек әйткәнчә, яңа күпер кичүе төзеләчәк. Бүгенге көндә локаль чистарту корылмаларын, яңгыр сулары канализациясен урнаштыру, грунт җәю һәм күпердә барьер һәм периль коймаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла», – дип хәбәр итте Илья Зуев.

Халыклар дуслыгы проспектында Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәрге автомобиль юлын ремонтлау буенча эшләр 49,1%ка башкарылган. Контракт буенча эшләрне тәмамлау вакыты – 13 октябрь. Эшләр барышында 2,3 км автомобиль юлы төзекләндереләчәк, һәр юнәлештә өч полосага кадәр юл киңәйтеләчәк, Халыклар дуслыгы проспекты буенча 31 комплекс ягыннан һәм КФУның Яр Чаллы филиалы тулай торагы биналары янында җәяүлеләр тротуары төзекләндереләчәк, диодлы яңа яктылык баганалары, ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырылачак.  

Халыклар дуслыгы проспекты буенча Сөембикә проспекты белән автомобиль юлының боҗралы кисешүе төзекләндерелде инде. Кисешүне үзгәртеп кору юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында таләп ителде, чөнки әлеге участок юл-транспорт һәлакәтләре күп була торган урын иде.

Haier урамындагы юлны төзекләндерү 47,7%ка башкарылган. Объектта эшләрне «РБР 16» оешмасы башкара. Ремонтлана торган участокта юл һәр юнәлештә ике полосага кадәр киңәйтелде, бүлү полосасы һәм тышкы яктырту баганалары урнаштыру башкарылды.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты. Яклар Яр Чаллы территориясендә Haier проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Дәүләт контракты буенча эшләрне тәмамлау вакыты – 24 октябрь.

Шулай ук быел «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтенә керү юллары да ремонтланачак.

Сишәмбе, 28 июнь 2022, 09:10