Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә. Бүген аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, 2 һәм 3 катларда ремонт эшләре дәвам итә, демонтажланган диварлар урынына яңалары торгызыла.
Исегезгә төшерәбез, яңа бинада төрле яшьтәге пациентларны дәвалау өчен яраклы шартлар тудырылачак. Көчәйтелгән егәрлек белән лаборатория һәм ике йогышлы бүлек барлыкка киләчәк.
Палаталарда медицина персоналын чакыру кнопкалары, кислород бирү системалары һәм башка бик күп нәрсәләр барлыкка киләчәк.
"Барысына да алдан әзерләнергә кирәк, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Йогышлы авырулар хастаханәсе блогы тиешле халәткә китерелсен өчен, җәйге чорда, көзге чорның бер өлешендә актив эшләргә кирәк".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 28 июнь 2022, 08:28