Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Николаевна Леденейкина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул Башкорт АССРның Увар авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1950 елда кияүгә чыга һәм Татарстанның Тәтеш районындагы Пролей-Каша авылына күчеп китә, анда лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1983 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күченә. Мария Николаевна биш бала тәрбияләп үстергән, аның 13 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
Мария Николаевнага РФ Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин котлады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 июнь 2022, 16:19