Татарстан Республикасы эшмәкәрләре бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбе алып бармау һәм салым декларациясен тапшырмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү белән үзенә җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән; ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылган.
Патент алу хокукын саклап калуның төп шарты – бюджетка салымны вакытында һәм тулысынча түләү. Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шәхси эшмәкәрләргә салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә түләнергә тиешле салымны үз вакытында түләргә кирәклеге турында искә төшерә.
Россия Федерациясе Салым кодексы нигезләмәләре нигезендә түләү тәртибе патентның гамәлдә булу вакытына бәйле:
- әгәр патент алты айга кадәр вакытка алынган икән, салым, патент гамәлдә булу вакытыннан да соңга калмыйча, салымның тулы суммасы күләмендә түләнә;
- әгәр патент алты айдан артык вакытка алынган булса, салымны, патент гамәлдә була башлаганнан соң туксан календарь көннән дә соңга калмыйча, салым суммасының өчтән бер өлеше күләмендә түләргә кирәк һәм, патент гамәлдә булу вакытыннан да соңга калмыйча, салым суммасының өчтән ике өлеше күләмендә түләргә кирәк. Әйтик, әгәр патент 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр алынган булса, беренче түләү вакыты – 31.03.2022, икенче түләү вакыты – 31.12.2022.
Шул ук вакытта закон патент бәясен тулысынча беренче түләү вакыты буенча түләү хокукын чикләми.
Моннан тыш, салым салуның патент системасын куллануга бәйле рәвештә исәпләнгән салым суммасын түләнгән иминият взнослары суммасына киметергә мөмкин. Моның өчен салым салуның патент системасын куллана торган салым түләүче сыйфатында исәпкә кую урыны буенча салым органына салым суммасын киметү турында хәбәрнамә җибәрергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, вакыты чыккан түләүнең һәр көне өчен Россия Федерациясе Үзәк Банкының рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә пенялар исәпләнелә. Моннан тыш, патент системасы вакытында соңга калып салым түләү салым түләүчегә яңа патент бирүдән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе салымнарны вакытында түләргә киңәш итә, өстәвенә, салым хезмәте моның өчен уңайлы шартлар тудыра. Салым түләүләре буенча бурычларны Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетта, шулай ук мобиль версиядә тикшерергә һәм түләргә була. Бу сервиста бурычлар турында мәгълүматны гына күреп калмыйча, онлайн режимда салым түләүне башкарырга да мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 июнь 2022, 13:29