Мы в социальных сетях

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Наталья Ивановна Астраханцева котлаулар кабул итте.

Наталья Ивановна Татарстанның Аксубай районы Югары Баланда авылында туа. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында урманда эшли, утын әзерли.  Сугыштан соң Аксубайда балалар бакчасында эшли. 1952 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. 1980 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы икмәк комбинатында төрүче булып эшләгән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны.

Бүген ветеранны алты оныгы һәм 10 оныкчыгы сөендерә.

Котлауларга «Чишмә» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ирина Маслова да кушылды.

Дүшәмбе, 27 июнь 2022, 11:18