Бәйрәмнең тантаналы өлеше спортчылар, картингчылар, автоклублар катнашында техник шоудан башланды. Фестивальне "Ночные волки" мотоклубы ачты.
Яшьләр көне Кубогына ЧЕЛНЫDance бию һәм хәрәкәт фестивале узды. Һәр команда поп, зумба, диско, хип-хоп бию стильләрендә чыгыш ясадылар, шулай ук татар һәм рус халык җырлары темаларына попурри башкардылар.
Мәйдан сәхнәсеннән Яр Чаллы яшьләрен шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: «Хәерле кич, хөрмәтле чаллылылар һәм шәһәребезнең кунаклары. Яшьләр көне – безнең шәһәребез өчен үзенчәлекле бәйрәм, чөнки безнең шәһәрне яшь кешеләр төзеде. Яр Чаллы шәһәре төзүчеләренең уртача яше 24 яшь тәшкил иткән.
Бөтен илдән яшь кешеләр дөньядагы иң эре автомобиль заводын һәм шәһәрне төзегәннәр. Алар үз бурычларын бик яхшы үтәгәннәр. Бүген безнең яшьләребез КАМАЗ һәм шәһәр төзүчеләренең данлы традицияләрен дәвам итә. Яр Чаллы шәһәре яшьләре – инициативалы, максатчан һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә белүче яшьләр. Бәйрәм белән! Яшьләр көне белән!» – диде мэр, чаллылыларны котлап.
Яшьләр көне белән җыелучыларны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов котладылар.
Мөхтәрәм кунаклар бүләкләр: алтын һәм көмеш билгеләр, ТР яшьләр эшләре министрлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, мэр стипендияләре, РФ Дәүләт Думасы депутатының исемле стипендияләре тапшырдылар.
«Подросток» командасы ЧЕЛНЫDance фестивалендә җиңүче команда кубогына лаек булды. Кубок белән бергә җиңүчеләргә Казанга тарихи урыннарга һәм «Ривьера» күңел ачу үзәгенә сәфәр бүләк ителде.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше "КАМАЗ-мастер" командасы пилотларыннан экстремаль шоу белән тәмамланды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 25 июнь 2022, 19:36