Мы в социальных сетях

Матбугат конференциясе барышында бүлек башлыгы, административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү буенча хокук бозулар турында хәбәр итте.

Яр Чаллы шәһәре территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр һәм оешмаларга Башкарма комитетның «Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә биналарның, корылмаларның фасадларында тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыруга карата таләпләрне һәм тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру вариантларын раслау турында»гы 2021 елның 12 июлендәге 4695 номерлы карарына игътибар итәргә кирәк. Таләпләр шәһәрнең тышкы төзеклеген оештыру максатларында эшләнелгән. Анда тышкы мәгълүмат чараларының төп төшенчәләре һәм төрләре, аларның хуҗаларының бурычлары һәм биналарның һәм корылмаларның фасадларына тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру вариантлары чагылдырылган.

Иң төп таләп – Башкарма комитет тарафыннан килештерелгән тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проекты, ягъни паспорт булуы. Килешенгән паспорт булмаганда яә тышкы мәгълүмат чарасын алга таба эксплуатацияләгәндә яраклылык вакыты чыккан паспорт өчен административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 статьясы буенча административ җаваплылык каралган.

Карар гамәлгә кергәннән бирле административ комиссия тышкы мәгълүмат чараларын килештермичә урнаштыру буенча 229 факт һәм яраклылык вакыты чыккан паспортлы тышкы мәгълүмат чараларын эксплуатацияләүнең 26 факты буенча беркетмәләр тикшергән. Җаваплылыкка тартканда комиссия беренче тапкыр кисәтү ясый. Әгәр бозыклык бетерелми икән, штраф санкцияләре кулланыла:  

гражданнар өчен – 1 000 сумнан алып 2 500 сумга кадәр;

вазыйфаи затларга – 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр;

юридик затларга – 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр.

«Тышкы мәгълүмат чараларының барысы да Башкарма комитетның 4695 нче номерлы карары белән 2 ел дәвамында, ягъни 2023 нче елның 12 нче июленә кадәр кагыйдәләргә яраклаштырылырга тиеш. Карар белән Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында «Документлар» һәм «Административ комиссия» бүлекләрендә танышырга мөмкин», – дип нәтиҗә ясады Айзирә Хәмзина. 

Җомга, 24 июнь 2022, 12:57