Мы в социальных сетях

Быел Яр Чаллыда 6,5 млрд сумлык федераль һәм республика төзелеш программалары гамәлгә ашырыла.

Шәһәрнең социаль объектларын капиталь ремонтлау турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев сөйләде.

Шулай, «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта 9 млн сумга аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен уңайлы мохит тәэмин итү өчен керү төркеменә ремонт ясалган.  Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында эчке бүлмәләр: ашханә, кер юу, душ бүлмәләре ремонтланган. «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә түбәне ремонтлаганнар.

Республика программасы буенча капиталь ремонт «Диалог» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә алып барыла. Эшләр 90%ка башкарылган. Бизәкләү эшләре тәмамланган, мебель һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре бара.

Шәһәрдә спорт объектлары да игътибардан читтә калмый. Гренада паркындагы «КАМАЗ» стадионының 3 нче футбол кырын ремонтлау башланды. Хәзерге вакытта искергән каплам демонтажланган, яңа ясалма каплам җәю эшләре алып барыла.

«Төзүче» стадионын капиталь ремонтлау дәвам итә. Объектның әзерлеге 40% тәшкил итә.

«Футбол кырын яктырту мачталарын ремонтлау, яңа яктырту приборлары урнаштыру эшләре бара. Керү төркемен һәм кассалар бүлмәләрен, территориянең коймаларын ремонтлау, бәдрәф урнаштыру каралган. Территория төзекләндерелә, видеокүзәтү системасы урнаштырыла. Бүгенге көндә гомуми үтәлеш 40% тәшкил итә», - дип хәбәр итте Айрат Ганиев.

Республика программасы буенча 26 нчы «Ләйсән» балалар бакчасы төзекләндерелде. Балалар бакчасы бинасында түбә ремонтланган, фасад җылытылган, беренче катларда җылы идәннәр урнаштырылган. Инженерлык коммуникацияләре һәм территория коймалары алыштырылган. Азык-төлек блогларында яңа җиһазлар урнаштырылган.  

Быел шәһәрнең җиде мәктәбендә ашханәләр ремонтланачак.

67 нче мәктәптә түбә, коймалар алыштыру һәм территорияне төзекләндерү эшләре бара. 89 нчы балалар бакчасы – башлангыч мәктәптә хуҗалык-көнкүреш бинасының фасадын урнаштыру буенча эшләр тәмамланган, территория коймаларын алыштыру эшләре бара. 2020 елда әлеге ике объект капиталь ремонтланган иде.

Моннан тыш, йогышлы авырулар хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итә. Быел А блогын ремонтлау башланды, объектта "Евростиль" компаниясе эшли.

Җомга, 24 июнь 2022, 12:31