Мы в социальных сетях

Бүлек башлыгы, административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина тиешле булмаган урыннарда машина кую белән бәйле хокук бозуларны ачыклау турында сөйләде.

Шәһәрнең административ комиссиясе тарафыннан ел башыннан бирле «Дозор» фототөшерү функциясе белән махсус техник чара кулланып ачыкланган административ хокук бозулар турында 2 837 материал каралган.

Система Башкарма комитетның ике структур бүлекчәсенә: административ-техник инспекция идарәсе һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсенең вазыйфаи затлары эшенә нәкъ бер ел элек кертелгән. Гамәлгә кергәннән бирле 13 736 бозу очрагы каралган, 39 млн сумнан артык штраф салынган.

Транспорт чараларын яшеллек үсә торган территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру буенча бозулар махсус техник чара белән ачаклана. Җаваплылык административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.17 статьясы буенча каралган.

Карарлар транспорт чараларының милекчеләренә карата административ хокук бозу турында беркетмә төземичә генә чыгарыла.

Карарның күчермәсе машина кую кагыйдәсен бозучыга транспорт чарасын теркәү картасында күрсәтелгән адрес буенча заказлы почта аша 3 көн эчендә җибәрелә.

«Почта бүлекчәләренә бармыйча, заказлы хатларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге барлыкка килде. Заказлы хатларны электрон рәвештә алуны РФ Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучының шәхси кабинетында «Җайга салу һәм куркынычсызлык» бүлегендә тоташтырырга мөмкин. Алга таба хәбәрнамәләр бүлегендә дәүләт почтасыннан email- һәм PUSH-хәбәрнамәләрне тоташтырырга һәм «Документлар һәм мәгълүматлар» бүлегендә теркәлү адресын тикшерергә (элеккеге адресларны да өстәргә мөмкин) кирәк», – дип билгеләп үтте Айзирә Хәмзина.

Административ штрафны түләү срогы карар законлы көченә кергән көннән 60 көн тәшкил итә. Штрафны дәүләт хезмәтләре сайтында түләргә мөмкин.

«Штрафлар алмас өчен һәм табигый матурлыкны саклау максатларында, административ комиссия шәһәрдәшләрдән яшелләндерелгән территорияләрдә, әлеге урыннарда үсентеләр тулысынча яисә өлешчә булмаса да, машина урнаштырмаска сорый», – дип өстәде административ комиссия рәисе урынбасары.  

Исегезгә төшерәбез, машина кую кагыйдәләрен бозган өчен физик затлар өчен 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр; юридик затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Штраф тулы күләмдә түләнелә.


Җомга, 24 июнь 2022, 13:01