27 июньдә Бөтенроссия яшьләр көнендә "Нур" яшьләр үзәгендә "Мэр кубогы"на XII шәһәр интеллектуаль чемпионаты узачак. Чемпионатның темасы: "Чын Россия".
Анда эшче яшьләр, студентлар лигасыннан һәм партнерлар-командасыннан 23 команда катнашачак.
Проектның уникальлеге шунда ки, анда чакырылган кунак һәм шәһәр җитәкчелеге катнаша.
Элегрәк интеллектуаль чемпионатка Александр Друзь (ике тапкыр), Борис Бурда, Нурали Латыйпов, Анатолий Вассерман (ике тапкыр) килгән иде.
2018 елда чемпионат «КАМАЗ-мастер» командасының 30 еллыгына багышланган иде, анда «Дакар» раллиенда җиде тапкыр җиңүче, команда җитәкчесе Владимир Чагин кунак булды.
2019 елда чемпионат «Камаз»га 50 ел тулуга багышланган иде, кунаклар сыйфатында КАМАЗ ТОП-менеджерлары чакырылган иде.
Быел чарада «Самый умный» тапшыруында җиңүче, «Что? Где? Когда?» телевизион интеллектуаль клуб командасы уенчысы һәм капитаны, «Бәллүр ябалак» иясе Борис Белозеров катнашачак.
Катнашучы һәр команданың мөхтәрәм кунаклар белән бер өстәл артында уйнау мөмкинлеге булачак.
XII интеллектуаль чемпионатның абсолют җиңүчесе партнерлар һәм оештыручылар тарафыннан бүләкләнәчәк, шулай ук күп еллар элек, ул вакытта шәһәр хакиме булган Илдар Халиков бүләк иткән күчмә ябалак алачак. Студентлар һәм эшче яшьләр арасындагы лигаларда җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 23 июнь 2022, 16:17