Мы в социальных сетях

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды. Шәһәрнең медицина җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев котладылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ассызыклаганча, Яр Чаллы сәламәтлек саклау системасына шәһәр һәм «КАМАЗ» автогиганты төзелеше башланган елларда нигез салынган. Ул ветераннарга тармак үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, яңа буын медицина хезмәткәрләренең өлкән хезмәттәшләреннән иң яхшы традицияләрен кабул итүләрен билгеләп үтте.

«Минем өчен, ярты миллионлы шәһәр мэры буларак, бирегә килү һәм чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлау мөмкинлеге зур шатлык. Медицина хезмәткәре – ул һөнәр генә түгел, ә сәләт, күңел халәте. Бу сыйфатлардан башка кешеләрне дәвалау, аларны тормышка кайтару мөмкин түгел», - диде Наил Мәһдиев һәм Яр Чаллы медицина берләшмәсенә коронавирус инфекциясенә каршы катлаулы чорда күрсәткән чыдамлыклары һәм батырлыклары өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ул шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министрлыгына һәм шәхсән ТР президенты Рөстәм Миңнехановка Яр Чаллының сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм программасы «Агадир» цирк студиясеннән «Коткару фәрештәләре» инструменталь-цирк куелышы һәм «Энергетик» мәдәният сарае солистлары башкаруындагы җыр белән башланды.

Бәйрәм программасы барышында бүләкләү тантанасы узды.

Сугыш ветераннары өчен госпитальнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Юлия Заболотская Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән 6 нчы шәһәр балалар поликлиникасы кабинеты мөдире Әнисә Давыдова, 3 нче стоматология поликлиникасы табибы Флер Нәҗмиев бүләкләнделәр.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә югары шәхси казанышлары өчен "Сәламәтлек саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән 4 нче шәһәр поликлиникасы баш табибы Равил Бакиров бүләкләнде.

«Поликлиниканың иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүне 5 нче шәһәр хастаханәсенең 9 нчы поликлиникасының участок табиб-терапевты Ольга Ионова һәм 7 нче шәһәр поликлиникасының гомуми практика табибы Флүрә Кәлимуллина яуладылар.

«Иң яхшы яшь табиб» номинациясендә 7 нче шәһәр поликлиникасының участок табиб-терапевты Анастасия Хәйруллина җиңде.  

«Иң яхшы табиб-тикшеренүче» номинациясендә беренче урынны табиб-рентгенолог, 2 нче шәһәр хастаханәсенең диагностика бүлеге мөдире Ренат Әгълетдинов алды.

«Стационарның иң яхшы табибы» номинациясендә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Роман Джумабаев җиңде.

«Иң яхшы табиб-стоматолог» дип 3 нче стоматология поликлиникасының табиб-стоматолог-терапевты Татьяна Шилкина танылды.

«Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә җиңүне травмотолог-ортопед, Кама балалар медицина үзәгенең травматология пункты мөдире Малхаз Коринтели яулады.

«Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева җиңде.

Бәйрәм кунаклары алдында «Болгар» бию театры, «Бисеринки» һәм «Сабантуй» бию ансамбльләре, Татарстан Республикасының атказанган артисты Федор Кузнецов, солистлар – Александр Петренко, Наил Әнәсов, Нияз Хаматшин һәм Айзилә Вахитова, «Шарм» инструменталь дуэты артистлары, «Йолдыз» вокаль төркеме, «Эдельвейс» хореография берләшмәсе чыгыш ясады.

Пәнҗешәмбе, 23 июнь 2022, 18:07