Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының XV утырышы узды, ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Көн тәртибендә 12 мәсьәлә каралды, шул исәптән шәһәр бюджеты параметрларына үзгәрешләр кертелде. Бу мәсьәлә буенча спикер булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.

Ул аңлатканча, үзгәрешләр бюджетның өстәмә керемнәре белән бәйле рәвештә кертелә. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Күрсәтмәләре нигезендә 261 млн 108 мең сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк. Шуларның 3 млн 510 мең сумы югары уку йортлары студентларына стипендия түләү өчен каралган. Яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен 11 млн 328 мең сум акча юнәлдерелгән. «Безнең яңа укытучы» грантына ярдәм йөзеннән 1 млн 272 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Яңа ачылган гомуми белем бирү оешмалары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тарафыннан муниципаль биремнең үтәлешен финанс ягыннан тәэмин итү 143 млн 766 мең сумга бәяләнә. «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында»гы 07.05.2012 елгы 597 номерлы Россия Федерациясе Президенты указларын гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең аерым категорияләрен бүләкләү максатларында 59 млн 957 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, 2012 елның 1 гыйнварына калган һәм Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан килештерелгән 120 млн 885 мең сум бюджет акчалары хисабына «Газпром» газ заправкасы станциясен сатып алуга – 13 млн 869 мең сум; Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында»гы 2012 елның 7 маендагы 597 номерлы указы нигезендә муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренең аерым категорияләрен бүләкләүгә – 98 млн 121 мең сум күләмендә акча билгеләргә кирәк.

«Шулай итеп, карар проекты белән шәһәр бюджетының түбәндәге параметрларын расларга тәкъдим ителә: шәһәр бюджеты керемнәре 12 млрд 692 млн 746 мең сум; бюджет чыгымнары 13 млрд 426 млн 373 мең сум. Керемнәр һәм чыгымнар арасындагы 733 млн 627 мең сум күләмендәге аерма 2022 елның 1 гыйнварына калган акчалар һәм республика бюджетыннан шәһәр бюджетына кайтарылган акчалар хисабына каплана», - диде Светлана Мулюкова һәм әлеге карар проектын раслауны сорады.  

Докладчының чыгышын шәрехләп, Наил Мәһдиев шәһәрдә яңа объектлар төзелүен билгеләп үтте, аларны карап тотарга, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләргә, торак коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә кирәк. Узган ел ике зур мәктәп төзелде. «Быел да шактый җитди объектлар файдалануга тапшырылачак – 1500 урынга исәпләнгән 2,5 млрд сумга якын суммалык яңа мәктәп. 1 млрд 800 млн сумлык драма театры. Болар барысы да яңа биналар, аларны карап тотачакбыз.  Моның өчен икътисад эшләргә тиеш», - диде мэр.  

Пәнҗешәмбе, 23 июнь 2022, 12:00