Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы ике депутатның – Эдуард Фәттахов һәм Ленар Зариповның вәкаләтләренең вакытыннан алда туктатылуын раслады. Депутатлар мандатларын шәхси гаризалары нигезендә һәм муниципаль хезмәткә билгеләнүгә бәйле рәвештә тапшырдылар. 

Наил Мәһдиев Шәһәр Советы утырышы барышында депутатларга мэрның Мактау грамоталарын тапшырды, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

"Эдуард Рафаил улын без барыбыз да яхшы беләбез. Ул озак еллар дәвамында безнең белән Шәһәр Советы депутаты булып эшли. Яр Чаллы шәһәре буенча Пенсия фондын уңышлы җитәкли. Безнең шәһәребезнең өлкән буын кешеләре белән актив, нәтиҗәле, эшләде", - диде Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев Ленар Зариповның эшчәнлеге нәтиҗәләрен дә уңай бәяләде:

"Ленар Рафак улы белән бергә шәһәр халкының көндәлек сорауларын һәм мөрәҗәгатьләрен хәл итә идек. Мондый әзерлекле кешене Республика җитәкчелеге күреп алган һәм, әлбәттә, бу бик зур җаваплылык. Ленар Рафак улына йөкләнгән вәкаләтләр – республика президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ышанычы дигән сүз. Актаныш районында яшәүчеләрнең алга таба эшенә зур ышаныч һәм өметләр баглана, ул анда туган, үскән һәм аягына баскан", - дип билгеләде мэр.

Пәнҗешәмбе, 23 июнь 2022, 12:35