Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы территориясендә 23 июньдә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин. 

Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен. Җил төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә. 

Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚. Көндез максималь һава температурасы +23..+28˚.

Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 16:33