Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

22 июнь көнне Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Яр Чаллының 15 гаиләсе сертификатка ия булды.

Гаиләләрне “ЗАГС идарәсе” учреждениесе башлыгы Равилә Зарипова һәм шәһәр Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 55 мең гаиләгә ана капиталы бирелгән, 47 мең чаллылы әлеге акчаларга торак шартларын яхшырткан. Программа гамәлгә кергән вакыттан бирле 18 млрд. сумнан артык акча түләнгән.

Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынган булырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән.   

Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 16:26