2022 елның 8 июнендә күренекле гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү турындагы материалларны карап тикшерү буенча комиссия утырышында Яр Чаллы картиналар галереясына Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова исемен бирү турындагы инициативаны хуплау турында карар кабул ителде.
Учреждениегә ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, Яр Чаллы картиналар галереясенә нигез салучы Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова исемен бирү турындагы үтенечнамә Башкарма комитетка картиналар галереясе коллективыннан иреште.
Гөлсабира Мәхмүт кызы – ТАССРның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы, Яр Чаллы картиналар галереясына нигез салучы. Ул Яр Чаллы шәһәренең мәдәни тормышын үстерүгә зур өлеш керткән, яшь, төзелеп килүче шәһәрдә хәзерге көндә чаллылыларның яраткан ял итү һәм агарту урынын – картиналар галереясын булдыру инициаторы. Галерея залларында илнең төрле музейларыннан күргәзмәләр оештырылды, алар фонында иҗади очрашулар, лекцияләр, экскурсияләр, музыкаль-шигъри кичәләр, презентацияләр оештырылды.
Гөлсабира Мәхмүт кызы картиналар галереясын 1983 елдан 2003 елга кадәр җитәкләгән, иҗади шәхесләр тәрбияләгән, музей эшенең лаеклы дәвамчыларын әзерләгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 15:19