Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Лина Ивановна Ходырева РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исемнәреннән юбилее белән котлаулар кабул итте. 

Лина Ивановнага 95 яшь тулды, ул Киров өлкәсенең Богородск районының Сухано авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Киров шәһәрендә самолет өчен детальләр җыя. Сугыштан соң Урал шахталарында хезмәт куя, кызганычка каршы, анда имгәнә һәм шуннан соң туган авылына әйләнеп кайта. 1952 елда кияүгә чыга һәм 1977 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына килә. 1983 елга кадәр Яр Чаллы шәһәренең АТХ-3дә склад мөдире булып эшли. 

Лина Ивановна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Шаронов ярдәмчесе, «Электротехниклар» идарәче компанияләре вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисе котлады. 

Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 13:57