Бүген Россиядә Хәтер һәм матәм көне. Бөтен ил буенча истәлекле акцияләр уза, шуларның берсе – «Хәтер шәме». Яр Чаллыда ул «Ватан-Ана» һәйкәле янында узды.
Мәңгелек ут янында җыелучы чаллылыларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев сәламләде: «1941 елның 22 июне – илебез тарихында иң фаҗигале көн. Чыгарылыш имтиханнары үткәннән соң, иртәнге сәгать дүрттә безнең илдә дәһшәтле сугыш башланды.
Фашист Германиясе безнең күпмилләтле дәүләтебезне, илебезне, мәдәниятебезне, телебезне юк итәргә теләде, әмма булдыра алмады. 1 418 тәмуг көне һәм төннәре дәвамында безнең Ватаныбызның күпмилләтле һәм бердәм халкы Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәрде.
Без – җиңүчеләр буыны варислары. Без XX гасырның иң канкойгыч сугышында җиңдек һәм халкыбызның рухын югалтмадык. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште: миллионлаган кеше гомере өзелде.
Яр Чаллы районыннан 14 мең улы һәм кызы фронтка китә. Биш мең Яр Чаллы кешесе сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмый. Һәлак булган батырларның исемнәре биредә, шәһәрнең һәр кешесе өчен изге булган Мәңгелек ут янында, мәңгеләштерелгән. Батырларга мәңгелек дан!», – диде мэр.
Бөтен ил буенча сугышларда, фашист концлагерьларында, тылда ачлыктан
һәлак булган кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар
"Нур" яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр.
Тантаналы чарада Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе укучылары катнашты.
«Без совет халкының батырлыгы турында хәтерне гасырлардан-гасырларга тапшырырга тиеш. Без фашизм җинаятьләре турында онытырга мөмкинлек бирмәячәкбез һәм мондый күренешләргә юл куймаячакбыз. Ватан азатлыгы өчен гомерләрен өзгән кешеләргә мәңгелек дан», - диде Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе укучысы Адель Сәлахов.
Тантана чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда «Хәтер шәме» акциясе шулай ук Боровецк бульварында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар обелискы янында, Җиңү паркының мемориаль зонасында «Лавр веногы» һәйкәле янында узды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 июнь 2022, 13:32