Бүген Яр Чаллыда Замелекесьеның 27 комплексында тантаналы рәвештә йорт файдалануга тапшырылды. Яңа кирпеч йортта «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында 22 яшь гаилә торак алдылар.
Яңа йортка күчүчеләрне котларга Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде: «Ачкычларны шәһәрдә зур колач белән уздыра торган бәйрәм – Яшьләр көне алдыннан тапшыруыбыз символик мәгънәгә ия. Республикада һәм шәһәрдә тормышка ашырыла торган «Яшь гаилә» программасының катнашучыларны тагын да күбрәк җәлеп итүе бик сөендерә. Бу программада кайда эшләүләренә карамастан, яшь кешеләр катнаша ала. Торакны үзмәшгульләр дә, шәхси эшмәкәрләр дә ала ала. Тагын да күбрәк гаиләләо "Уңайлы торак" компаниясе төзегән үзләренең уңайлы фатирларына күченә ала», - диде ул ачылу тантанасында.
Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында закон Яр Чаллыда 1999 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә 2000гә якын яшь гаиләгә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
Бүген ачкычларны укытучылар, бюджет өлкәсе, "КАМАЗ", гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структуралары хезмәткәрләре һәм башкалар алды.
Чаллылыларны яңа бинага күчүләре белән ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков та котлады: «Без Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, шәһәр Башкарма комитетына яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыруда актив катнашканнары өчен рәхмәтлебез».
«Уңайлы торак» компаниясе яңа фатир хуҗаларына бүләкләр дә әзерләгән. Яңа йортка күчүчеләр арасында көнкүреш техникасы – телевизор, микродулкынлы мич, экогриль уйнатылды. Призлар уйнатуда 199 фатир катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ташламалы социаль ипотека шартларында фатир алу мөмкинлеге Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән 2020 елның июленнән гамәлгә ашырыла.
Фатирны бюджет өлкәсендә, шулай ук коммерция структураларында эшләүчеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр сатып ала ала.
Яңа фатирга ия булучылар арасында Рамил һәм Гөлия Шәрифуллиннар гаиләсе дә бар. Гаилә ике кызларын – Әминә белән Гөлшатны тәрбияләп үстерәләр.
«Бүген без яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы гамәлгә ашырыла торган яшьләр төзелеше берләшмәсен оештыру ярдәмендә фатир ачкычларын алдык. Без әлеге программага бастык һәм яхшы районда зур иркен фатирга ия булдык», - дип шатлыгы белән уртаклашты фатир хуҗабикәсе.
Балаларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
«Уңайлы торак» компаниясеннән фатирларда түшәмнәр һәм ишекләр урнаштырылган.
Ишегалдына керү юлларында шлагбаумнар, барлык яшәүчеләрнең камераларны онлайн режимда карау мөмкинлеге белән видеокүзәтү урнаштырылган.
Төзекләндерелгән йорт яны территориясендә өлкәннәр һәм балалар өчен зур матур балалар комплекслары, тренажерлар, спорт мәйданчыклары урнашкан.

Комплекста барлык кирәкле инфраструктура да бар. Йорттан ерак түгел мәктәп һәм берничә балалар бакчасы урнашкан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 21 июнь 2022, 16:18