Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

15-18 июнь көннәрендә Петербург халыкара икътисадый форумы узды. Быел анда 140тан артык ил һәм Территория вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә булды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенең форумда катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 35ләп рәсми очрашу уздырылган, 14 Хөкүмәт килешүенә кул куелган. Республика предприятиеләре белән бергә 32 килешү төзелгән. «Узган форум бик файдалы булды. Бездән җитди оператив реакция таләп ителә торган юнәлешләр бар, без нинди юнәлешләрдә эшне көчәйтергә кирәклеген күрәбез», - диде ул.

ТР спорт министры Владимир Леонов Казанны «Киләчәк уеннары»н үткәрү хокукына җиңүче дип игълан итү фактын мөһим вакыйга дип атады.

«Узган ел без Казанда «Россия – спорт державасы» форумын уздырдык. Анда Дмитрий Николаевич Чернешенко бу проектны анонслаган иде.  Ул безнең дөньяда һәм илдә беренче тапкыр 2024 елның февралендә узачак. Шул ук вакытта гариза бирү кампаниясе игълан ителгән иде, анда Россиянең 16 төбәге катнашкан.  Финалга биш шәһәр чыккан. Беренче уеннарны уздыру безгә ышанып тапшырылды», - дип хәбәр итте ул.

Владимир Леонов партнерлар һәм оештыру комитеты белән берлектә чараны үткәрү турында ешрак сөйләргә кирәклеген билгеләп үтте: «Бу – хәзерге чынбарлыкка туры килә торган принципиаль яңа спорт продукты. Ярышларда төрле милләт спортчыларыннан торган командалар катнаша ала. Уеннарның нигезенә фиджитал принцибы салынган. Бу – цифрлы һәм классик спорт берләшмәсе.  Классик ярышларда җиңүдән тыш, цифрлы аватарларда җиңү дә зачетка бара.  Кешеләр интернет челтәре аша уеннар уйный торган кушымталар бар.  Ярышлар программасы 9-10 көнгә исәпләнгән.  Ул үз эченә 15тән  артык дисциплинаны ала, алар 5 төркемгә бүленәчәк. Болар – киберспорт, роботлар турниры, кибератлетика, дроннар узышы буенча ярышлар. Төп спорт программасыннан тыш, бик бай күңел ачу һәм мәдәни программалар да планлаштырыла.  Дөнья тарихында беренче тапкыр үткәрелә торган бу амбициоз проектны гамәлгә ашыру өчен күп вакыт калмады. Без берничә сынау ярышлары үткәрергә планлаштырабыз.  Җәй ахырына кадәр оештыру комитеты белән бергә уеннар календарен һәм программасын тулысынча формалаштырачакбыз. Һичшиксез, барысы турында да хәбәр итәчәкбез», - диде министр. 

Сишәмбе, 21 июнь 2022, 14:01