Җомга, 11 июль 2025 / рус тат / обычная версия

«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында пляж волейболы буенча «МИКСТ-2022» турниры узды. Анда Минзәлә, Алабуга, Пермь һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 16 команда катнашты.  

Җирәбә салганнан соң командалар 4 төркемгә бүленделәр. Башлангыч этап уеннарыннан соң, төркемнәрдәге очколарга карап, командалар «ХАРД» (1 һәм 2 урын) һәм «ЛАЙТ» (3 һәм 4 урын) лигаларына бүленде.

«ХАРД» лигасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча «Пермский край» командасы финалда «Последний вагон» командасын (2 урын) җиңде һәм 1 урынны яулады. Өченче урынны «Тормоз» (Яр Чаллы) командасы яулады, дүртенче урында «Twix» (Минзәлә) командасы.

«ЛАЙТ» лигасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча «Левая и Правая» (Минзәлә) командасы, «Реал» командасын (2 урын) (Алабуга) отып, җиңү яулады. Өченче урында «ERROR – 404» (Яр Чаллы) командасы, дүртенчедә – «Тимон и Пумба» (Яр Чаллы) командасы.  

Җиңүче команда һәм призерлар кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Ярышлар Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе тарафыннан шәһәр Башкарма комитетының физик культура һәм спорт идарәсе, «Бердәм Россия» партиясе Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең сәяси советы әгъзасы, «Союз-регион» Компанияләре Төркеме генераль директоры, Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов ярдәме белән оештырылды.  

Сишәмбе, 21 июнь 2022, 11:38