Мы в социальных сетях

Җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы зур ярдәм күрсәтә. Хәзерге вакытта «Имин шәһәр» серверларына 3125 видеокамера тоташтырылган, шул исәптән гражданнар күпләп ял итә торган урыннарда һәм урамнарда – 856 видеокамера. Шулай итеп, агымдагы елның биш аенда әлеге система ярдәмендә 183 җинаять ачылган һәм 896 административ хокук бозу очрагы кисәтелгән. Бу хакта Эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Михаил Чекмарёв хәбәр итте.

Планда җәмәгать киңлекләрен, транспорт чишелешләрен һәм шәһәрдән чыгу юлларын үз эченә алган 47 урында тагын 154 камера урнаштыру каралган, шуларның 87се – битләрне, 61е – транспорт чараларының дәүләт теркәү билгеләрен таный торган, 6сы – күзәтү камералары.

Бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә дә видеокамералар урнаштырыла. Шәһәр читендә барлыгы шундый 16 бакчачылык җәмгыяте урнашкан. Әлеге территорияләрдә җәмәгать тәртибен саклау максатыннан, полиция хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре белән берлектә рейдлар үткәрелә, ташландык бакча участоклары һәм чит кешеләр ачыклана.  

"Шуны билгеләп үтәсем килә, барлык бакчачылык җәмгыятьләрендә дә хокук тәртибен тәэмин итү буенча барлык кирәкле чаралар күрелмәгән. Аларның дүртесендә видеокүзәтү юк: «Алма», «Союз-Н», «Кама-2», «Бережок». Шулай ук өчесендә – «Кама-2», «Алма», «Союз-Н» җәмгыятьләрендә полицияне ашыгыч чакыру өчен хәвеф сигнализациясе төймәсе юк", - диде Михаил Чекмарёв.  

Дүшәмбе, 20 июнь 2022, 09:53