Наил Мәһдиев бүген аппарат киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең яңа башлыгы Айрат Ханбиков белән таныштырды.
Полковник Айрат Ханбиков 1994 елдан полициядә хезмәт итә.
"Шактый озак вакыт Буа шәһәре һәм Буа районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләде. Аннан соң озак вакытлар Яшел Үзән һәм Яшел Үзән районы буенча идарә башлыгы булып хезмәт итә. Идарә эшчәнлегендә зур тәҗрибәгә ия. Казан юридик институтын, Россия Эчке эшләр министрлыгының идарә академиясен тәмамлаган. Кыскасы, эшләргә әзер кеше. Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге зур өметләр баглый. Һичшиксез, шәһәр җитәкчелеге тарафыннан да ярдәм булачак. Айрат Равил улына уңышлар телибез", - диде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 20 июнь 2022, 10:03